Зур Күккүздә – “Ак җилкән“

2017 елның 21 марты, сишәмбе

“Ак җилкән“ таныштыру, кавыштыру клубының чираттагы утырышы Зур Күккүз клубында узды. Биредә Әҗем, Әлмәндәр, Борнаш, Барыш, Кече Күккүз, Чурибураш, Идрәз, Йомралы авылының яшьләре, насыйп ярын табарга өлгермәгән егет-кызлары катнашты. Очрашу бик җанлы барды. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре аны җыр-биюләр белән бәйләп алып бардылар. Яшьләр үзләре дә сынатмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International