Апаста “Кайда үлем белән сәүдә итүләрен хәбәр ит“ акциясе башланды

2017 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

“Кайда үлем белән сәүдә итүләрен хәбәр ит“ россиякүләм акция башланып китте. Наркотикларга каршы булган әлеге акция 14 март районда да старт алды. Халык наркотик куллану һәм тарату белән шөгыльләнүчеләр турындагы мәгълүматны аноним рәвештә тиешле органнарга җиткерә ала. Шул ук вакытта профилактика чаралары тагын да көчәя, рейдлар, очрашулар оештырыла. 
Наркотик тарату, саклау һәм куллану белән бәйле мәгълүматны теләсә-кайсы вакытта калдырып була. Моның өчен түбәндәге телефон номерлары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. 
Түбәндәге ышаныч телефоннары эшли: 
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының дежур бүлеге-(8432) 912-002 
ГАУЗ «РТ Наркологик диспансеры» (8432) 72-35-43 
Район эчке эшләр бүлеге – 8(84376)-21-3-75; 
Район прокуратурасы – 8(84376)-21-6-76.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International