Якташыбыз, табигать җырчысы Мәрди Рафиковның тууына 90 ел уңаеннан, үзәк китапханәдә һәм Апас туган якны өйрәнү музеенда “Мин табигать җырчысы“ дип исемләнгән эчтәлекле кичә узды. Килүчеләр аның турында истәлекләре белән уртаклаштылар, иҗаты, китаплары белән тәфсилләп таныштырдылар.