Апас яшьләре паспорт алды

2017 елның 1 марты, чәршәмбе

Һәр айның соңгы пәнҗешәмбесендә 14 яше тулган укучыларга тантаналы төстә паспортлар бирү матур традициягә әверелде. Февраль ае азагында да район хакимияте, район эчке эшләр бүлегенең миграция пункты, туган якны өйрәнү музее коллективы тырышлыгы белән шундый күңелле һәм эчтәлекле чара узды. 
Егет-кызлар тантанага якыннары белән килгән. Гаиләләре белән килеп, уллары яки кызларының шатлыгын бүлешүчеләр дә бар. Мисал өчен, Борнаштан Ильяс һәм Гөлфинә Җәләловлар. 

– Улыбыз Илназ бүген паспорт алды. Яшьләргә хөрмәт, ихтирам зур хәзер. Без паспорт алганда мондый чаралар юк иде. Балаларның бу көннәре гомергә истә калачак, – диделәр алар. 
Шулай ук Түбән Барыштан гаиләсе белән кызы Рузиләнең паспорт алу тантанасында катнашкан Ләйсән Зарифуллина да изге теләкләрен һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде: 
– 14 ел элек 14 февраль көнне минем кызым туды. Ул бүген паспорт алды – Россия Федерациясенең тулы хокуклы гражданины булды. Бу барыбыз өчен дә шатлык. Кадерле балалар, үзегезгә булган хөрмәткә сез дә әйбәт укуыгыз, яхшы тәртибегез белән җавап бирсәгез, туган ягыбызның горурлыгы булсагыз иде, – диде ул. 

Яшьләр өчен патриотик рухтагы, тулы мәгълүматлы, викторина һәм сорау-җавапларны үз эченә алган программа әзерләнгән иде. Район мәдәният йорты хезмәткәре Айрат Айтуганов үзенең җырлары белән ямь өстәде. Район башлыгы урынбасары Марат Нуриев, миграция пункты җитәкчесе Айрат Сафиуллин, районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге баш белгече Гөлира Шиһабиева киңәшләре, теләкләре аша паспортларны тапшырдылар. Егет-кызлар өйләренә зур тәэсирләр һәм бүләкләр белән кайтты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International