Апаста коррупциягә каршы чаралар уза

2016 елның 9 декабре, җомга

Коррупциягә каршы көрәш көне Берләшкән Милләтләр Оешмасы инициативасы белән 2003 елдан бирле билгеләп үтелә. Коррупция иң актуаль проблема булып кала бирә әле. Районда бу өлкәдә даими очрашулар, аңлату эшләре алып барыла. Шул уңайдан, район прокуроры Артур Шәрипов, коррупциягә каршы эшчәнлек буенча район башлыгы ярдәмчесе Ленар Хантимеров һәм район мәгариф бүлеге җитәкчесе Лилия Сәгъдиева Апас мәктәбендә һәм аграр көллияттә укучылар белән очраштылар. Артур Шәрипов үз чыгышында тәфсилләп законнарны аңлатты, төрле мисаллар китерде. 

– Намуслы, тәртипле булыгыз. Киләчәктә үз тормышыгызны җимермәгез. Бердәм булсак кына “Бөтен нәрсә акчага корылган“ дигән киртәне җиңеп чыгарбыз, – диде прокурор чыгышы ахырында.

Ул шулай ук укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

Ленар Хантимеров районда эшләп килүче “ышаныч телефоны“ турында сөйләде, мәктәпләрдә коррупциягә каршы уза торган төрле чараларга тукталды.

Соңыннан мәктәпнең тәрбия эшләре буена директор урынбасары Рамилә Вәлиева укучылар белән хәзерләгән гыйбрәтле видеоролик тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International