Апас районында хәрби хезмәткә чакырылыш башланды

2016 елның 12 октябре, чәршәмбе

Россия Президенты Указы нигезендә, районда 1 октябрьдән чираттагы көзге чакырылыш башланды. Ул 31 декабрьдә төгәлләнәчәк. Көзге чакырылышта 35ләп ир-егет хәрби хезмәткә озатылачак. Бу ай башыннан район хәрби комиссариатында медицина тикшерүләре башланды. Шул ук вакытта хәрби бурычын үтәгән райондаш егетләр туган нигезләренә кайта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International