Район хакимиятендә эшләп, лаеклы ялга чыккан өлкәннәр дә күмәк табын артына җыелдылар. Һәрчак очрашып торсалар да, бу көнне аларның сөйләшеп сүзләре бетмәде, хезмәт һәм яшьлек еллары хатирәләре барланды. Иң матур сүзләр, изге теләкләр дә алар өчен яңгырады. Район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов, аның урынбасары Луиза Сафина, район Советының аппарат җитәкчесе Илфир Гәрәев аларны өлкәннәр көне белән тәбрик итеп, һәрчак киңәшче булып торуларын билгеләп үттеләр.