Апаска авыл хуҗалыгы министры урынбасары килде

2016 елның 12 октябре, чәршәмбе

11 октябрьдә Апаска Татарстан Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Илдус Габдрахманов килде. Кайбыч районы чигендә аны район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин, баш инженер Илдус Амануллин, район агрофирмасы директоры Марат Хәсәнов һәм башка җитәкче-белгечләр каршы алды һәм озатып йөрде. Министр урынбасары районда икенче урак барышы белән якыннан танышты, эш гөрләгән чөгендер, кукуруз басуларында механизаторлар, комбайнчылар белән очрашты. Уҗым кырларында башкарылган хезмәткә югары бәя куйды. Туңга сөрелүче  басуларда эшнең сыйфаты белән кызыксынды. Шуннан соң Илдус Габдрахманов Кама Тамагы районына юл тотты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International