Апас хәрби комиссары Илшат Паймурзин алтынчы районара ярыш үткәрде

2016 елның 23 сентябре, җомга

-Россия мөстәкыйльлеге өчен, дөнья илләре ихтирам иткән көчле держава булуы өчен сау-сәламәт, нык ихтыярлы, чыныккан ил сакчылары кирәк,-ди район хәрби комиссары Илшат Паймурзин.

-Бездән соң килүче буынның нинди булуы безгә бик бәйле. Үземнең һәм район хәрби комиссариаты призларына 5 ел рәттән мини-футбол һәм хоккей буеча районара ярышлар үткәрә алуым белән чиксез горурланам, һәм теләктәшләремә, хезмәттәшләремә рәхмәт белдерәм-диде подполковник Паймурзин Апаста 23 сентябрьдә “Алтын Алка” Боз Сарае янәшәсендәге ачык спорт мәйданчыгында чираттагы ярышны ачу тантанасында. Ул үзе дә спорт җанлы шәхес, район ветераннар хоккей командасы составында егермеләп матчта катнашып, 4 тапкыр призлы урыннар яулады. Улы, бүген район эчке эшләр бүлеге хезмәткәре Ринат Паймурзин исә, Апас мәктәбендә укыган елларында яшүсмерләр арасында баш батыр калып, җиңел автомобиль белән бүләкләнде. Бу ярышка Апас, Буа, Тәтеш, Чүпрәле, Кама Тамагы, Кайбыч районнарының мини-футбол буенча җыелма командалары килгән иде. Яшүсмерләр Татарстан хәрби комиссариаты оештырылуга 96 еллыкка багышланган мини-футбол ачык районара турнир оештырган Апас хәрби комиссары Илшат Паймурзинга, Апас балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе җитәкчелеге һәм тренерларга  киләчәктә дә бу ярышларга бик теләп киләчәкләрен белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International