Көзгесен көлгә, язгысын суга чәч-оттырмассың

2016 елның 24 августы, чәршәмбе

-Безнең кырларда да уҗым культуралары күкрәп үсә,  торыклы уңыш бирә. Корылыкка бирешми торган сортлар белән эш итәбез, чәчүлеге үзебезнеке булгач зур чыгым да китми. Быел көзге бодай белән арышны барлык чәчүлек мәйданының 25 процентына урнаштырырга булдык, бу 300 гектар чамасы,-ди “Табар” хуҗалыгы баш агрономы Владимир  Сусарин    .-Былтыр да шул чама иде, уҗым культуралары быел бер гектардан уртача 30 центнер уңыш бирде.

-Бөртекле һәм кузаклы культуралар чәчелгән барлык мәйданнан якынча 3 мең тонна ашлык суктырып алдык. Уртача уңыш бер гектардан 32,7  центнер чыкты. 21 августта 3 комбайныбыз уракны төгәлләп паркка кайтты. Хәзер аларны чистартып-юып, кышкы саклауга куябыз. Комбайнчылар Алексей Волков, Владимир Тимофеев, Юрий Каррин көне-төне кырдан кайтып кермәде. Ындыр табагында да эш тәүлек буе тукталмады. Хезмәт һәм техника куркынычсызлыгы таләпләрен бозмадык, -ди хуҗалыкның баш инженеры Хатыйп Ярмөхәммәтов. -Районның баш инженеры Илдус Амануллинга рәхмәт, киңәшләре бик тә урынлы булды.

-Көзге чәчүгә өйгә килеп дәшкәннәрен көтеп тормадым, үзем теләп чыктым,-ди әфганчы Сергей Баранов-Орел. -Кулдашым Алексей Головастиков, тракторчы Сергей Федотов белән эшне тиз тоттык. Безгә чәчүлек китереп торучы Апас егете Тимур Әмиров, җирне культивацияләп мамыктай әзерләп, катоклап бирүче механизаторлар Владимир Молодцов, Радик Гыйззәтов, Юрий Павлов та бик тырыш.

-Ындыр табагында чәчүлек инкрустацияләүче Рәсим Мансуров үз эшенең чын остасы. Бу бригадада тәүлек буе алмашлап эшләүче Валерий Колсанов, Валерий Карпов, Василий Смирнов, Василий Котов, Петр Боронов, Юрий Кузнецов, Фаина Воронова һәм Юрий Никитин һәр участокта да бик җаваплы булдылар. Авылдашларым Клавдия Антонова, Ирина Иванова, Татьяна Волкова һәм Альбина Орешкинага аерым рәхмәт,-ди үз фикерен белдерә авыл бригадиры Заһид Гыйззәтуллин. -Ындыр табагы машинистлары Владимир Патшин, Юрий Сусарин, Айрат Таһиров, үлчәүче Рамилә Җиһаншина, шофер Александр Трошкин, ашханә хезмәткәрләре Тамара Тимергалиева белән Марина Трошкина бу алтындай кадерле көннәрдә үзләреннән лаеклы өлеш керттеләр.

-Августта районда көзге туңга сөрү һәм чәчү эшләрен төгәлләү бурычы урыннарда катгый үтәлә,-ди районның баш агрономы Нияз Гыйсмәтуллин.

 -Быел аның гомуми мәйданы 13 мең гектар булачак дип планлаштырылды. Елдагыча сыйфат алга куела. Җиргә тиешенчә әзерләнгән бөртек кенә күмдерелергә тиешлеген бер кеше дә онымасын иде!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International