-Кул кушырып өйдә ятсаң беркем китереп бирми, ялкауларны үзебез дә яратмыйбыз без,-диләр менә бу мөлаем апалар. Агрофирманың Йомралы берләшмәсе, Идрәз бүлекчәсе ындыр табагында ут уйнатуы Лилия Ибәтова, Җәмлә Каюмова, Фәридә Шаһиева, Гөлчирә Сафиуллина кулы аша көнгә дистәләгән тонна ашлык үтә. Амбарларга чиста бөртек керсен, яхшы саклансын, дип бар тырышлыкларын куялар тырыш, өлгер иген эшкәртүчеләр.