"Апас район хастаханәсе" ДАССО хезмәткәрләре экологик өмәгә чыктылар. Биналарга якын территорияләрне җыештыру буенча язгы өмәләр үткәрелде. Әлеге чара нәтиҗәсендә түбәндәге эш күләме башкарылган: барлык территорияләр ботаклардан, узган елгы яфраклардан, чүп-чардан чистартылган; бордюрлар, чәчәк түтәлләре агартылган, Иске коры агачлар киселгән.