Чурибураш авылында яшәүче Диләүфрүз әби Габидуллина 90 яшьлек олы гомер бәйрәме уңаеннан Ил башлыгының Котлау хатын, район башлыгының Котлау открыткасын, бүләкләр, чәчәк бәйләме алды. Аны район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров, Чурибураш авыл җирлеге башлыгы Илгиз Мифтахов котлады.
Заготзерно егете Илнар Миннебаев хәрби бурычын үтәп кайтты.
Ул бер ел дәвамында намус белән хезмәт итте. Әтисе Альмир, әнисе Гөлүсә аны горурланып каршы алды. Солдат Мактау грамоталарына лаек булды.
Синоптиклар кыска вакытлы яңгыр фаразлый. Атна буе кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Һава температурасы исә бераз төшәчәк һәм уртача 22-24 градус тәшкил итәчәк. Төнге температура – 13-15 градус җылы.