ЯҢАЛЫКЛАР


11
август, 2017 ел
җомга

Дәүләки ашханәсендә Роза Сибгатуллина, Айгөл Вәлиева, Ильмира Хөсәинова игенчеләргә берсеннән берсе тәмле ризыклар пешерәләр.

Әлмәндәр берләшмәсе кырларында да мул уңышны җыеп алу эшләре бара.

Игенчеләр көнне-төнгә ялгап өлгергән уңышны амбарларга салу эшендә бар көчләрен биреп эшлиләр. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин хуҗалык җитәкчеләре белән берлектә тәүлек әйләнәсе кырларда булып, техниканың төзеклелеге, ягулык белән тәэмин ителешен күз уңында тота.

Багыш авылында улы Госман, килене Тәскирә тәрбиясендә гомер итеп, 10 августта 90 яшьлеген каршылаган Гайнелҗиһан Нигъмәтҗановага Россия Президентының Котлау хаты, район башлыгы исеменнән чәчәк бәйләме, бик җылы юрганлы чемоданны район башлыгы урынбасары Марат Нуриев тапшырды. 

Бүген 11нче августта Апасның Үзәк паркында “Уйнагыз Апас гармуннары” дигән бәйрәм була. 

Горбунов берләшмәсендә урып-җыю эшләре тәүлек әйләнәсе бара. Көндез теземнәргә салган игеннәрне, төнлә суктырып амбарларга ташыйлар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International