“Сезне иң назлы бәйрәм белән котлыйбыз. Район җитәкчелеге сезне онытмый, һәрвакыт хөрмәт итеп яши. Киләчәктә тә язмыш сынауларын сабыр гына үтеп, күңел күтәренкеле белән яшәргә язсын. Ямьле җәйләр җиткәч, безнең ярдәм белән туган авылларыгызга кайтып килерсез. Авылдашларыгыз, туганнарыгыз белән очрашырсыз”, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина.
Бүгенге көндә картлар йортларында барлыгы 24 өлкән яшьтәге райондашыбыз гомер кичерә. Өлкәннәребез тормыш шартларыннан канәгать булып яши. Хөрмәт итеп торучы район җитәкчелегенә дә бик рәхмәтле алар.