Апаслылар кышны озатты

2020 елның 10 марты, сишәмбе

Язгы кояш җылы нурлары белән назлады, ә җиһанда бәйрәм рухы хакимлек итте. Һәркемнең кәефе күтәренке иде. Сәхнә түреннән моңлы җыр агылды. Биредә милләтләр дуслыгы чагылыш тапты. Гомер-гомергә дус, бербөтен булып яшәүче рус, чуваш һәм татар милләтеннән булган райондашлар бер-берсе белән күрешеп, рәхәтләнеп аралашты.  Бәйрәм чарасына килгән апаслыларны район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев сәламләде. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре, Биеш үзешчәннәренең “Рябинушка”, Табар Черкене авылының “Шурампуч” ансамбльләре күңелле чыгышлары белән сөендерде. Төрле авыл җирлекләреннән килгән мәдәният хезмәткәрләре кайнар коймаклары белән сыйлады. Райондашлар төрле уеннарда катнашты, зур кызыксыну белән карачкы януны күзәтте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International