Хуҗасыз этләр күрмәдегезме?

2020 елның 24 гыйнвары, җомга

Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин район ветеринария берләшмәсе җитәкче-белгечләре белән үткәргән киңәшмәдә быел районда хуҗасыз эт-мәчеләр санын көйләү һәм тиешле чаралар үткәрүгә финанслау күләме дүрт тапкыр артып, 240 мең сумга җиткерелүен белдерде.

-Узган елда моңа 60 мең сум гына каралган иде,-диде ул. - Хуҗасыз этләр кешеләр, аеруча балалар өчен куркыныч тудыра, төрле йогышлы, шул исәптән котыру авыруы таралу сәбәпчесе дә булуы ихтимал. Шуңа да бу юнәлештә бердәм һәм максатчан эшләргә кирәк. Еллык эш план-программасы нигезендә барлык чаралар да төгәл үтәлергә тиеш. Моңа махсус ветеринария хезмәте, район аучылары да үз өлешен кертергә бурычлы. Авыл җирлекләре башлыклары шулай ук үз вазифаларын җиренә җиткереп башкарырга тиеш дигән таләп куела.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International