Апаста милли көрәш ярышлары узды

2020 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе

8 гыйнварда “Апас“ зур спорт комплексында район башлыгы Кубогына милли көрәш буенча районара ачык зур бәйгедә үзебезнең Апас, Буа, Кама Тамагы, Чүпрәле районнары яшь көрәшчеләре катнашты. Шулай ук Казаннның “Авиатор“ спорт залында якташыбыз, Йомралыда туып-үскән Илһам Волков туплаган да яшь көрәшчеләр командасы чакырулы иде.

 

Аны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин катнашты. Ике көрәш келәмендә дә гаделлек тантана итсен өчен Казаннан Татарстан милли көрәш Федерациясе вәкилләре - югары, республика категорияле хөкемдарлар Атлас Гафиятов белән Рифат Җәләевка да чакыру җибәрелде һәм Апасны нык хөрмәт итүче осталар спорт бәйрәменә бик теләп килделәр.

Командалар зачетында Апас районы яш көрәшчеләре беренче, Казан командасы икенче һәм Чүпрәле районы командасы өченче урын яулады. Күчмә Кубок бу юлы да үзебездә калды. Шәхси беренчелектә абсолюлют батыр булып Казан егете калды һәм төп приз-тәкә шунда китте. Үз үлчәмнәрендә җиңгән утыздан артык яшь көрәшче Диплом-Грамоталар, медалләр һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International