Киләсе кышлату сезонына әзерлек бүген сынала

2019 елның 18 октябре, җомга

Дүртиле авылы янәшәсендә моннан ун еллар элек япан кырда төзелгән ачык һавада терлекләрне үстерү мәйданчыгында бүген бер мең башка якын тана-үгезләр интенсив ашату юлы белән санаулы вакытта тиешле кондициягә җиткерелә. Ел дәвамында биредә тиешле шартларда өлгергән йөзләгән баш таналар каплатылып, агрофирманың товарлыклы-сөтчелек фермаларына озатыла. Район күләмендә лейкозлы сыерлардан арыну план-программасы әнә шулай үтәлә. Без килгәндә симертү мәйданчыгы мөдире Гөлнария Мөхәммәтова һәм Идрәз бүлекчәсе идарәчесе Рәис Салихов ферма янәшәсендә әле яңа гына калкып чыккан 1500 тонналык силос курганын чыдым полиэтилен пленка белән каплап, өстенә калын салам катламы түшәүче бригада янында иде.

-Безнең бүлекчәдә фермалар ихтыяҗы өчен быел 1000 тоннага якын салам-печән эскертләре куелды,-ди бүлекчә идарәчесе. –Базларга 3000 тонна сыйфатлы сенаж салдык. Былтыргыдан калган терлек азыгы запасы да бар. Болай булгач, кышлату сезонына тыныч күңел белән керәбез. Көннәр рәтләнгәч, әле тагын 3-4 мең тонна силос салырга исәп тотабыз. Комбайнчылар Таһир Хөсәенов, Альмир Миндубаев матур, коры көннәрдә кырдан кайтып та керми диярлек, вакланган кукуруз массасын тәүлек буе кабул итеп, төннәрен дә тиешенчә тыгызлап өлгерәбез.

-Дүртиле фермасы буенча, мәсәлән, терлекләр тук булсын өчен, тәүлеккә 20-21 тонна сенаж-силос, салам-печән кирәк. Конвейерны өзергә ярамый. Кардалар эчендә 200 тонналык салам-печән эскертләргә куелды,-ди ферма мөдире Гөлнария Мөхәммәтова.

– Мин инде 15 ел ферма мөдире булып эшлим, хезмәтемне бик яратам, хезмәттәшләрем белән горурланам. Идрәз фермасында 7-12 айлык таналар үстерүче Фәридә Шаһиева эш күрсәткечләре бигрәк тә матур, яхшы кулларда үскән таналардан гына яхшы сыер чыга бит ул.

Бригадир-оештыручы Даут Хәмидуллин да халык белән уртак тел таба белә.

- Бу җаваплы көннәрдә кышкы сезонга әзерлек эшләрендә бер генә көн дә калдырмыйча катнашучы бертуганнар Хәйдәр белән Мансур Әбхәлимовлар, Фирдүс Хәмидуллин, Хамис Сибгатов, Алмаз Фәсхетдинов, Азат Шәмсетдинов, Илсур Мозаффаров һәм Гөлия Гафиятуллинага бик зур рәхмәт әйтәсем килә,-ди ул.

– Тракторчылар Рамил Гашыйгуллин, Илгизәр Әхмәтҗанов белән Илдус Мингазетдинов та бик өлгер-ачык улаклардан азык өзелми, алар яңартылып, вакытында чистартылып тора. Азык салу юлларының бетон булуы аның чиста булуын да тәэмин итә. Тик комплекска керү юллары, кардалар эчендәге калай-брезент түбәле ангарлар туза башлады, киләсе елда комплекска капиталь ремонт кирәк булуы бик ихтимал. Инде сентябрь аена хезмәт хакын алып бетердек дисәң дә ярый, авыр, җаваплы хезмәтебез өчен тиешлесен вакытында һәм гадел итеп биреп баргач, барыбызга да күңелле,-диләр терлекчеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International