Апаста "Иң дус класс“ны билгеләделәр

2019 елның 18 октябре, җомга

Бәйгедә барлыгы 14 мәктәп командасы катнашты. Укучылар әти-әниләре, сыйныф җитәкчеләре белән бергәләп сәхнәне шау-гөр китереп, осталыкларын күрсәттеләр, дус яшәү серләрен чиштеләр. Төрле проектлар, кул эшләре күргәзмәләре аша үз эшчәнлекләре белән таныштырдылар. Бу бәйге барлык әти-әниләрне, балаларны бер бер йодрыкка берләштерде. Бердәмлек, дуслык һәм тырышлык кайбер командаларга зур уңыш алып килде. Нәтиҗәдә, Апас мәктәбенең 7 “А“ сыйныфы һәм Күккүз мәктәбенең 6 сыйныфы беренче урынны яулады. 2 урынга Борнаш мәктәбенең 9 сыйныфы һәм Каратун мәктәбенең 5 “Б“ сыйныфы, 3 урынга Дәвеш мәктәбенең 7 сыйныфы, Балтай мәктәбенең 7 сыйныфы ия булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International