Татарстанның сөт терлекчелеге һәрьяклап модернизацияләнә, бу тармак алдагы елларда үсеш ноктасы булачак

2019 елның 11 сентябре, чәршәмбе

Татарстанда   2016–2018 елларда  28  мең  баш  савым сыеры  өчен  26  заманча  сөт  комплексы  файдалануга  кертелде,    инвестицияләр  күләме    9 млрд сумга  якын.  Бу  хакта  6 сентябрьдә  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов мәгълүмат бирде.    

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы  билгеләп  үткәнчә,  бу  объектларның  аеруча  зурлары  республиканың  алты  районында төзелде.    Мамадыш районында    «АПК Азык-төлек программасы» ҖЧҖендә 1800 һәм 2400 баш  терлек  өчен  ике  сөт  комплексы  файдалануга  тапшырылды,    Кукмара  районында Вахитов ис. АХҖКында   –   1200 башка исәпләнгән объект һәм   «Урал» АХҖКында  –  1000 башка  исәпләнгән объект,  Әтнә районында “Таң” АХҖКында    –  1000 башка һәм    «Тукай» ҖЧҖендә    1200 башка исәпләнгән объект тапшырылды. 

Шулай  ук  Балык  Бистәсендә  «Кулон Агро» ҖЧҖендә 1000 башка исәпләнгән ике  сөт  комплексы  төзелде,  Әлмәт районында     Н. Е. Токарликов ис. АҖендә -   1070 башка һәм Әлки  районында “Хузангай” ҖЧҖендә 3000 башка  исәпләнгән  комплекс  төзелде. 

Хуҗалыкларда  яңа  сыер  абзарлары  төзү  белән  бергә  гамәлдәгеләре  дә  яңартыла.    «2016 елдан  900дән артык  сыер абзарына    капиталь  ремонт ясалды,  бу    141 мең башка  исәпләнгән һәм     368 силос-сенаж траншеясы  төзелде», – диде  Марат  Әхмәтов. Сыер абзарларын  капиталь  ремонтлауга     4 млрд 55 млн сум акча кертелгән,  шуларның   1 млрд 216 млн сумы  республика бюджетыннан  бирелгән.  

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  шулай  ук  2019-2020 елларга  эре  сөтчелек  комплексларын  төзүнең  перспектив  планын  эшләде  һәм  гамәлгә ашыра.    «Якындагы  2  елда  17 мең  баш  сыерга  исәпләнгән 24  сөтчелек  комплексын  файдалануга кертү  планлаштырыла», – дип  хәбәр  итте  министр  һәм  агымдагы  елда  6,5 мең  башка исәпләнгән  16 объект төзелә  дә  инде.  

 Профильле  Министрлык  мәгълүматы  буенча Әтнә районында дүрт комплекес  торгызыла, Балтач районында – өч,    Кукмара  һәм Саба  районнарында   – икешәр. Яңа  сыер абзарлары  шулай  ук   Актаныш, Ютазы,  Биектау,  Тукай  районнарында да  төзелә.   Ә аеруча  эре  сөтчелек  компдексларын Бөгелмә  районында  «Северная Нива Татарстана» ҖЧҖендә  төзү  планлаштырыла – 3,3 мең  баш  терлеккә һәм “Азнакай агрофирмасы” ҖЧҖендә  - 2 мең башка.  

«Ике елга  20 млрд сум инвестиция  белән  югарыда  санап кителгән  барлык  проектларны  гамәлгә ашыру   республиканы  елга  2  млн.  тоннадан  артык  сөт  җитештерү  дәрәҗәсенә  чыгарачак», – дип  ассызыклады  Марат  Әхмәтов.   Республиканың  сөт  терлекчелеге һәрьяклап модернизацияләнә,  бу  тармак  “алдагы  елларда  үсеш  ноктасы  булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International