Татарстанның 918 механизаторы “Иң яхшы комбайнчы” исеме өчен ярыша

2019 елның 21 августы, чәршәмбе

Искәртеп  узабыз,  конкурс  башлану  турында  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  27  июльдә  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  игълан иткән  иде.  

Конкурс  комбайнчы һөнәренең абруен арттыру һәм аны популярлаштыру,    2019 елгы урып-җыю эшләрендә югары  күрсәткечләргә ирешкән   комбайнчыларны  бүләкләү максатларында,  шулай ук   уңышны тиз һәм сыйфатлы җыеп алуны,  Татарстан  Республикасы агросәнәгать комплексында урып-җыю техникасын нәтиҗәле куллануны кызыктыру максатларында  уздырыла.   

 Быел   Министрлыкның  конкурс комиссиясе Татарстан Республикасында иң күп күләмдә һәм иң күп мәйданда   ашлык суктырган күрсәткечләр буенча  республика һәм район дәрәҗәләрендә 500  җиңүчене билгеләячәк.  Уңышны  урып-җыюда иң югары күрсәткечләргә ирешкән 280 комбайнчы     60 мең сум премия белән бүләкләнәчәк, аларны  4  комбайн төркемнәре буенча билгеләячәкләр. 60  мең сум күләмендәге премияләрне  шулай  ук      иң күп мәйданда   иген  урдыру күләмнәре  буенча    20  механизатор алачак.  Конкурс йомгаклары буенча шулай ук  районнарда 200 иң яхшы  комбайнчы 35әр мең  сум күләмендә премия  алачак.  

Уздырыла  торган  ярышларның   объективлыгы  өчен    техника  җитештерүчәнлек куәте  буенча төркемнәргә  бүленә.  Барысы  4 төркем.  Комбайннар  арасында   1  нче  төркемгә  140 ат  көченнән  230 ат көченә кадәр  булганннар  керә,  икенче  төркемгә   –   230дан  290 ат  көченә кадәргеләр, өченче  төркемгә  –   300дән  326 ат  көченә кадәргеләр, дүртенче  төркемгә  –  351дән    530 ат  көченә кадәргеләр.

 Үзйөрешле  чапкычлар  төркемендә  -  МакДон, Челленджер, Джон Дир, Нью Холланд, Массей Фергюссон, ЕС-1, КСУ-1, CS-200.

Республиканың  иң  яхшы  комбайнчыларын  ачыклау  өчен  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  тарафыннан  даими   мониторинг  алып  барыла, шул  белешмәләр  буенча  бүгенге көндә  конкурста    820 комбайнчы суктыруда  һәм  98  урдыруда  катнаша. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International