"Демография" милли проекты кысаларында, Апас районы үзәк хастаханәсендә табиб-гериатор үз эшен башлады. 65 яшьтән өлкән яшьтәге гражданнар кирәк булса, өстәмә тикшерү өчен табибка гериатрга җибәрелә. Әлеге проект өлкән кешенең тормышын яхшырта, аның сәламәтлеген ныгыта. Апас районы ветераннар советы аны тормышка ашыруда актив катнаша.