Студентларның ата-аналары пенсиягә өстәмә түләүләр алырга мөмкин

2019 елның 18 марты, дүшәмбе

Студентларның ата-аналары, баласы югары уку йортында яки көллияттә укыганда, өстәмә матди ярдәм алырга мөмкин.

Андый ата-аналар иминият пенсиясенә өстәмә тәгаенләнгән түләүләр алырга хокуклы. Аны билгеләү өчен студентның 23 яшьтән дә өлкәнрәк булмавы һәм Россия Федерациясе, шулай ук чит илләр уку йортларында көндезге бүлекләрдә укулары төп шарт булып тора. Түләүләр картлык һәм инвалидлык буенча пенсияләргә өстәлә. Пенсия фондына студентның әтисе дә, әнисе дә гариза белән мөрәҗәгать итә ала. Быел ул түләүләр 4 982 сум 90 тиен күләмендә билгеләнгән. Гаиләдә эшкә яраклы булмаган бер кеше булган очракта пенсиягә тәгаенләнгән түләүләр 6643 сум 87 сумга кадәр арта, андыйлар икәү булса - 8 304,84 сум, өчәү булса – 9 965,81 сум.

18 яшькәчә балаларга түләүләр уку һәм эшкә яраклы булмаудан тыш билгеләнә.

18 яшьтән өлкәнрәк балаларның туу турындагы таныклыгы, югары уку йортында укуын һәм гариза язучы тәрбиясендә булуын дәлилләүче документлар кирәк.

Студент укудан куылган яки читтән торып уку бүлегенә күчкән очракта түләүләр туктатыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International