Татарстанда умартачыларның квалификациясен күтәрү курслары узачак

2019 елның 17 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2019 елның 11 февраленнән 22 февраленә кадәр “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты”(«ТИПКА») өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесе базасында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә «Умартачылыкны үстерүнең нәтиҗәлелеген арттыру» программасы буенча умартачыларның квалификациясен күтәрү курслары узачак.

Курсларны уздыруда «Татарстан Республикасының аквакультура һәм умартачылык идарәсе» ДУП, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасының «Республика ветеринария лабораториясе» ДБУ хезмәткәрләре катнаша.

Уку барышында умартачылыкны оештыру өчен җир алу буенча җентекле эшләнгән инструкция өйрәнеләчәк, бал кортларында була торган йогышлы һәм йогышлы булмаган авыруларны диагностикалу, дәвалау, шулай ук профилактикалау буенча дәресләр булачак, умарта күчләренең биологиясе һәм умартачылык эшчәнлегенең технологиясе каралачак. Курсларда экологик чиста умартачылык продукциясен алуда кулланыла торган  заманча җайланмалар күрсәтеләчәк. Умартачылык продукциясен органик җитештерүне оештыру мәсьәләләренә дә аерым игътибар биреләчәк.

Укулар түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Оренбур тракты ур., 8 йорт. “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты”(«ТИПКА») өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесе. Килүчеләрне теркәү: 11 февральдә 9.00 сәгатьтә. Укулар һәркөнне 8.50 сәгатьтән 16.20 сәгатькә кадәр булачак. Курслар түләүсез, читтән килүчеләргә тулай торактан урын бирелә. Белешмәләр өчен телефоннар: 8(843)277 81 67, 8(843)570 17 04

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International