Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов "ТатАгроЭкспо" күргәзмәсендә катнашучылар белән очрашты

2019 елның 17 гыйнвары, пәнҗешәмбе

16 гыйнварда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов «Казань Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясенә әзерләнү һәм аны үткәрү мәсьәләләре буенча эшче киңәшмә уздырды.

Киңәшмә кысаларында Николай Титов күргәзмәдә катнашукчылар белән очрашты, экспозицияләр урнаштыру урыннарын күрсәтте, эре авыл хуҗалыгы техникасын урнаштыру, кирәкле җайланмаларны монтажлау мәсьәләләре турында сөйләштеләр, катнашырга теләүче авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән барлык оештыру мәсьәләләрен карадылар.

«Бу безнең республика өчен зур чара һәм ул барлык халыкара стандартлар нигезендә югары дәрәҗәдә узарга тиеш», диде Николай Титов.

Исегезгә төшерәбез, февральдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узачак, аның темасы: «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының 2018 елгы эш йомгаклары һәм 2019 елга бурычлар», аның кысаларында 13-15 февральдә Татарстан һәм Россия авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең "ТатАгроЭкспо" эре күргәзмәсе узачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International