Герой райондашларыбызга мәңгелек дан!

2018 елның 10 декабре, дүшәмбе

9 декабрь – Ватан Геройлары көне. Бу уңайдан Апаста район хакимияте, социаль яклау идарәсе, музей хезмәткәрләре тарафыннан искә алу, хөрмәтләү чарасы оештырылды. Бирегә Янгелде авылында гомер кичерүче Хезмәт Даны орденнарының тулы кавалеры Василий Игнатьевич Аверьянов, районның мактаулы гражданнары, хәрби хезмәттә дәрәҗәле медальләргә лаек булган егетләр, “Яшь армия“челәр чакырылды. 
Кичә район башлыгы Рәшид Заһидуллин катнашында Батырлар Мемориаль комплексына килеп, арабыздан киткән батырлар, тыныч тормыш бүләк иткән каһарманнар истәлегенә Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салу белән башланып китте. Район башлыгы бирегә килүчеләргә үзенең ихлас теләкләрен юллап, районыбыз горурлыгы булган, намуслы хезмәте өчен хөрмәтләнгән Василий Аверьяновны Ватан Геройлары көне белән тәбрикләп истәлекле бүләк тапшырды. 
Чара “Туган якны өйрәнү музее”нда дәвам итте. Чакырылган кунаклар музей хезмәткәрләре тарафыннан эшләнгән районыбызда туып-үскән, хезмәт иткән Геройларга турында эчтәлекле слайдлар карап үттеләр. Апас сәхнәсе йолдызы Айрат Айтуганов үзенең җырларын бүләк итте. Музей җитәкчесе Рәмис Ногманов сыздырып-сыздырып тальянында уйнады. Апас мәктәбенең 9 “А” сыйныфы укучылары Инсаф Сафиуллин һәм Рөстәм Азизов чыгышы да һәркемнең күңелендә соклану уятты. 
Бу көнне дулкынланып көтеп алган, горурлык хисләре кичереп утырган Василий Аверьянов та күңелендә булган уй-фикерләре белән уртаклашып, олы рәхмәтләрен ирештерде. 
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гөлчәчәк Мәүлетова, район ветераннар Советы рәисе Гөлнур Насыйбуллина һәркемгә тыныч тормыш теләп, изге теләкләрен юлладылар. 
Кичә ахырында барлык кунаклар музейдагы яңа экспонаттлар, яңалыклар белән таныштылар. Чәй табыны артында бер-берсе белән аралашып, хәл белешеп, рәхәтләнеп сөйләштеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International