Апаска “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы” Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин килде

2018 елның 27 сентябре, пәнҗешәмбе

Районга эшлекле визит белән “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы” Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин килде. Аны район башлыгы каршы алды һәм озатып йөрде.

Әгъзам Гобәйдуллин иң элек Иске Әнәле авылында сафка баскан мәктәп-балалар бакчасы белән танышты. Апасның “Салават күпере“ һәм Апас урта мәктәбе җитәкчеләре белән сөйләште. Аннан “Дельфин“ йөзү бассейнында һәм “Апас“ универсаль спорт залында булды. Эш шартлары, балалар өчен мөмкинлекләр белән танышып, хезмәткәрләр, спорт сөюче яшь буын белән очрашканнан соң, Каратунда сафка баскан авыл җирлеге бинасын ачу тантанасында катнашты. 
Каратун авыл җирлеге бинасын төзү эшләре яз көне башланып киткән иде. Ул кыска вакыт эчендә төзелеп, инде кулланылышка да тапшырылды. 
–Авыл җирлеге бинасын ачу Каратун җирлеге өчен олы вакыйга. Ул халыкка хезмәт итсен, барыгызга да уңышлар юлдаш булсын, – дигән сүзләр белән район башлыгы Рәшид Заһидуллин тантананы ачып җибәрде. 
“Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы” Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин да үз фикерен җиткерде: 
–Соңгы елларда авылларның йөзе бик нык үзгәрә. Республикада 40ка якын программа эшли. Ул программалар халыкның көнкүрешен, тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән. Без бүген Апас буйлап сәяхәт иттек. Соңгы елларда нинди генә биналар төзелмәгән. Апас халкына рәхмәт әйтер идем. Сез бар эштә актив катнашасыз, республиканың социаль үсешенә өлеш кертәсез. Район башлыгына рәхмәтем зур. Соңгы еллардагы үзгәрешләр җитәкчедән, аның көнне-төнгә бәйләп эшләвеннән тора. Каратун авыл җирлеге бинасы республикакүләм “Башкарма комитет биналарын төзү“ программасы нигезендә сафка басты. Бина халыкның очрашу урыны булсын, матур, бердәм эшләрегез белән макталып яшәгез, – диде ул һәм җирле үзидарә өлкәсендә озак еллар, намус белән хезмәт иткән, нәтиҗәлелекне күтәрүгә өлеш керткән авыл җирлеге башлыкларына “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы” Ассоциациясенең Мактау грамоталарын тапшырды. Әлеге бүләккә Болынбалыкчы авыл җирлеге башлыгы Римма Гыйльметдинова, Чирмешән авыл җирлеге башлыгы Айрат Зиннәтуллин, Каратун авыл җирлеге башлыгы Рамилә Сабирҗанова, Иске Йомралы авыл җирлеге башлыгы Рамил Моратов лаек булды. 
Каратун авыл җирлеге 3 бистә һәм 1 авылны үз эченә алган. Биредә 3 мең халык яши. Җирлекнең башлыгы Рамилә Сабирҗанова да әлеге уңайлы, якты, җылы, мәһабәт бина өчен рәхмәт хисләрен җиткерде: 
–Дәүләт программасына керергә булышкан район башлыгы Рәшид Заһидуллинга, “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы” Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллинга, Фәнис Сафиуллин җитәкчелегендәге төзүчеләргә, хезмәттәшләремә, җирлек халкына рәхмәтем һәм хөрмәтем чиксез. Авылларыбыз матурлана, төзекләнә. Киләчәктә дә аны яшәртеп, бергә-бергә яшәргә һәм эшләргә язсын, – диде ул. 
Соңыннан Каратун мәдәният йортында авыл җирлеге башлыклары, җитәкче-белгечләр һәм авыл активы катнашында очрашу узды. Биредә башкарылган һәм башкарылачак эшләр турында сүз булды, халыкны борчыган сорауларга җаваплар алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International