“Экологик йөзү” төркеме Зөя елгасы буйлап сәяхәт кылды

2018 елның 18 сентябре, сишәмбе

Апаска Рус географик җәмгыятенең Татарстан бүлеге каршында эшләп килүче яшьләр клубы байдаркачылары төркеме килде.

Рус географик җәмгыяте оешмасының региональ бүлеге яшьләре “Чиста яр” акциясе кысаларында Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар Министрлыгы ярдәме белән Зөя елгасы буйлап экологик йөзүләр үткәрделәр. 
Байдаркачылар төркемен район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, спорт һәм яшьләр эше комитеты җитәкчесе Рафис Хәбибуллин каршы алып, озатып йөрделәр. 
Яшь активистлар Дәвеш-Кече Күккүз авыллары арасында Зөя елгасы буйлап байдаркаларда йөзеп, ярларны чистарттылар. Байдаркачыларның сәяхәте Кече Күккүз авылында тәмамланды. Биредә аларны Зур Күккүз авылы җирлеге башлыгы Рузия Низамова, мәктәп, мәдәният йорты, балалар бакчасы җитәкчеләре җылы сәламләделәр. 
– Апас территориясендә агучы Зөя елгасының ярлары чиста булуын билгеләп үтәсе килә. Димәк, биредә яшәүче халык табигатебез, елга-күлләребез чисталыгына битараф түгел икән. Апаслылар да, район җитәкчелеге дә җылы каршы алды, – дип олы рәхмәтләрен җиткерде төркем җитәкчесе Рөстәм Фәрхуллин. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International