Апаста зур бәйрәм узды

2018 елның 31 августы, җомга

Апаста 30 август – Республика һәм район оешкан көн зурлап билгеләп үтелде. Үзәк ял паркы иртәнге сәгатьләрдән үк җыр-моңга, чәчәкләргә күмелде. Янәшәдәге урамнарда ярминкә узды. Биредә авыл хуҗалыгы товарлары тәкъдим ителде. Үзәк паркта исә сәүдә рәтләре урын алды. Шулай ук тәм-томнар, шашлык, коймак, кайнар чәйдән авыз итү мөмкинлеге бар иде.

 

“Чәчәк фестивале“ бәйрәмнең бер бизәге булды. Авыл җирлекләре хуҗалыгында чәчәк үстерүче хуҗалыкның эшчәнлеген, күргәзмәсен район халкына тәкъдим итте. Күргәзмәләрне төрле темаларга багышлап ясаганнар иде. Алар арасында Дәүләт символларын, данлы якташларыбызны, авыл тормышын, гореф-гадәтләрне, мәдәниятне сурәтләп ясаганнары да бар. Мисал өчен, Кече Болгаердан Гайфуллиннар гаиләсе бакчаларында үскән төрледән-төрле чәчәкләрдән күргәзмә ясаган. Олы Бакырчы җирлеге олпат шагыйрь Шәүкәт Галиевнең иҗатына багышлаган. Кызыл Тау авыл җирлеге Гаффаровлар хуҗалыгыннан яран гөлләр патшалыгын ясаган. Һәркем үзенчә тырышкан, зур көч куйган. 
Районда икенче ел “Гармун моңы – йөрәк җыры“ фестивале уза. Әлеге фестивальгә быел да Республика һәм район оешкан көн хөрмәтенә оештырылган бәйрәмдә йомгак ясалды. Паркның һәр почмагыннан гармун, баян, тальян моңы агылды. Сыздырып-сыздырып уйнады авыл агайлары. Алардан хатын-кызлар да калышмады. Килгән һәркемне җылы сәламләүче балалар яныннан беркем дә битараф кына уза алмады. Бәйрәм барышында “Бердәм Россия“ партиясенең җирле бүлеге тарафыннан акция оештырылды. Бәйрәмгә килүчеләрнең кулларына Татарстан флагы төсендәге тасмалар бәйләнде. “Яшь гвардияче“ләр барлыгы 400 тасма таратты. 
Бәйрәмне район башлыгы Рәшид Заһидуллин ачып җибәрде. Ул районда барган үзгәрешләр, төзелешләр, урып-җыю эшләрен уңышлы башкарып чыгу турында сөйләп, барлык район халкын бәйрәм белән тәбрик итте. Бер төркем Бөек Ватан сугышы ветераннарына Татарстан Республикасы Президентының “Фидакарь хезмәт өчен“ медален тапшырды. 
“Мәктәпкә җыенырга булыш!“ акциясе кысаларында районда яшәүче өч гаиләгә ярдәм күрсәтелде. Гайнуллиннар, Техторовлар һәм Харисовлар гаиләләре “Ак Барс“ банк иганәчелегендә кием-салымнар һәм мәктәп кирәк-яраклары белән тәэмин ителде. Бәйрәмнең кунагы “Ак Барс“ банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин әлеге гаиләләрне сәхнә түрендә чакырып Сертификатлар бирде. Ул шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Котлау сүзләрен җиткерде. 
Бәйрәм җыр-моңнар белән үрелеп барды. Сәхнәдә гармун тавышы, тальян чыңы тынмады. Фестиваль җиңүчеләре бүләкләнде, хөрмәтләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International