Апаслылар Россия Флагы көнен билгеләп үттеләр

2018 елның 23 августы, пәнҗешәмбе

22 август – Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне Россиядә ел саен 22 августта Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне. Ул Россия Федерациясе Президентының 1994 елның 20 августында “Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне турындагы” Указы нигезендә гамәлгә куелган.

1991 елның 22 августында Мәскәүнең Ак йортында беренче тапкыр өч төсле Россия флагы күтәрелде. Белгәнебезчә, флаг өч төстән тора. Ак төс – ул азатлык һәм мөстәкыйльлек, зәңгәр – ышаныч һәм рухият, кызыл – бөеклек һәм көч-куәт дигәнне аңлата. 
Россия флагы көне районда зур бәйрәм буларак билгеләп үтелде. Апаслылар бердәм булып район мәдәният йорты каршына зур чарага җыелды. Биредә Россия Флагына карата күргәзмәләр оештырылды. Мәдәният хезмәткәрләре үзләренең җырларын бүләк иттеләр. Бирегә килүчеләрне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев сәламләп, изге теләкләрен юллады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International