Апас-Минзәлә арасында дуслык күпере салынды

2018 елның 22 августы, чәршәмбе

Әле күптән түгел генә Минзәләнең мәдәният хезмәткәрләре Апас җирлегенә килеп, халыкны күңелле ял иттергән иде. Дуслык күперен тагын да ныгытып, апаслылар да Минзәлә җирлегенә кунакка барды. Мәдәният хезмәткәрләре бик матур концерт программасы тәкъдим итте, Апас районы, аның халкы, уңышлары, данлы якташларыбыз белән таныштырды. Һәр чыгышны көчле алкышлар белән каршы алды, озатып калды, җылы мөнәсәбәтен белдерде тамашачы. Киләчәктә дә араны өзмәскә, мәдәни чараларны дәвам итәргә дигән фикерләр яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International