Дәвеш авылында гомер кичерүче Хәдичә әби Фәхретдинова 90 яшьлек олы гомер бәйрәмен каршылады

2018 елның 20 июле, җомга

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев Хәдичә әбине гомер бәйрәме белән тәбрик итеп, Ил башлыгының Котлау хатын, район башлыгының Котлау открыткасын һәм чәчәк бәйләме тапшырды.

Дәвеш авыл җирлеге башлыгы Таһир Хөсәенов хөрмәтле акъәбигә изге теләкләрен юллап, истәлекле бүләк ирештерде. 
Хәдичә апа гомере буе колхозда хезмәт куя. 6 ел буе сабанчы булып хезмәт итә. Сугыш елларында окоп казу, урман кисү эшендә катнаша. 4 бала тормыш бүләк итеп, бүген аларның игелеген күреп яши. Кызганыч, төп йортта яшәүче улын ул мәңгелеккә югалта. Хәзер исә гомеренең көзләрен килене Гүзәл тәрбиясендә үткәрә. 
– Тормышны яратып, хезмәтне сөеп яшәдем. Бер эштән дә курыкмадым. Балаларымны да шул рухта тәрбияләргә тырыштым, – ди Хәдичә әби.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International