Райондашларны мал табиблары чебиләр, каз-үрдәк бәпкәләре сатып алудан тыелып торуларын сорыйлар

2018 елның 18 июле, чәршәмбе

Татарстан территориаль ветеринария күзәтчелеге инспекциясе баш белгече Фиргать Сафин белдерүенчә кош гриппы ул вируслы йогышлы авыру. Аның инкубация периоды 5 сәгатьтән 5 көнгә кадәр бара. Шуннан соң каз-үрдәк, тавык-чебинең кинәт тән температурасы күтәрелә. Мамыклары тырпая, үз-үзен тотышы сәерләнә, башын боргалый башлый, муены кәкерәя. Ул гырылдап, бик авырлык белән сулый, калтырый, бәргәләнә башлый, тән температурасы 43-44 градуска кадәр менә.  Томшыгы, кикриге, күзләре шешә, алар аз хәрәкәтләнә, ашамый, йота алмый. Сулыш һәм ашкайнату эчке органнары тулысынча зарарлана. Туктаусыз эче китә башлый, тизәге коңгырт-яшел, сыек була. Бу вакытта инде бернинди дару-препарат, антибиотикларның файдасы юк.  Авыру кошлар белән контактка кергән, бер тагарактан ашаган, су эчкән башка йорт кош-кортларына да грипп бик тиз йога. Кош гриппын әлегә берни белән дә дәвалап булмый, аннан авыру кош-кортны юк итеп кенә котылу мөмкин. Аларның торакларына дезинфекция үткәрелү бик хәлиткеч. Азыклары да лаборатория шартларында ныклап тикшерелә. Халыктан үрчетү, үстерү өчен чебиләр, каз-үрдәк бәпкәләре сатып алудан 2-3 атнага тыелып торуын сорар идем. Үстерү өчен кош-корт, чеби-биби сатучыларга карата да таләпләр катгыйланачак.

-Апаста Казаннан махсус вәкилләр булып китте. Алар катнашында төбәгебездә кош гриппы таралуга юл куймау максатыннан эш план-программасы эшләнде. Җирле участок мал табибларына, авыл җирлекләре башлыкларына хокук сакчылары белән бергәләп, халык арасында тиешле аңлату, кисәтү эшләре алып бару бурычы йөкләнә. Һәр хуҗалыкта кошлар санын, аларны асрау, ашату шартлары, саулыкларын көндәлек  тикшереп тору сорала. Бернине дә яшереп калдырырга ярамый. Һәр хуҗалыкка махсус белешмә-кисәтү листовкалары таратылачак. Бу чорда без бердәм булырга, халык белән максатчан эшләргә бурычлы,-дип төгәлләде бу ашыгыч утырышны Алмаз Гыйбадуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International