Борнашта яшәүче Самат һәм Гөлназ Шәйхетдиновлар уллары Риназны армия сафларыннан каршы алдылар. Тырыш, хезмәт сөючән егет солдатта да сынатмады.
Риназ бер ел дәвамында Владивостокта моряк булып хезмәт итте.
–1 ел вакыт сизелми дә узып китте. Армия тәртипкә, мөстәкыйльлеккә өйрәтә. Бар тәртип иде, зарланмыйм, – ди Риназ үзе.