Биредә Табар Черкене мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Шурампуч“ чуваш фольклор ансамбле дә катнашты. Татар Черкене мәдәният йорты мөдире Лилия Галиуллина “Милли ризык һәм эчемлекләр“ бәйгесендә беренче урынга лаек булды. Шулай ук барлык катнашучылар да Дипломнар белән кайтты.