Апас мәктәбендә хезмәт һәм ял лагере эшли

2018 елның 5 июле, пәнҗешәмбе

Җәйге каникуллар дәвам итә. Укучылар көннәрен ял һәм хезмәтне бәйләп уздыра. Быел районда 1 июньнән 26 июньгә кадәр 14 мәктәп яны лагере оешты. Биредә 200 бала ял итте. Бүгенге көндә Апас урта мәктәбендә 100 балага исәпләнгән “Кояшкай“ хезмәт һәм ял лагере эшли.

 

Ул 18 июньдә башланып, 7 июльгә кадәр дәвам итәчәк. 
Укучылар иртәдән үк лагерьга ашыга. Бирегә 7нче, 8нче һәм 9нчы класс укучылары йөри. 
–Укучылар мәктәп бакчасында эшли, мәктәп янындагы чәчәклекләрне тәртипкә китерә. Яшелчәләрнең чүбен утау, су сибү аларга йөкләнгән. Иртән һәм төшке аш вакытында тәмле сыйлар әзерләнә. Авыр эштән азат ителгән балалар мәктәптә тегү серләренә төшенә. Алар җитәкчеләре Флорида Мифтахова җитәкчелегендә матур курчаклар, киемнәр тегәләр, – ди лагерьның җитәкчесе Гүзәл Сафина. 
“Кояшкай“да файдалы чаралар да еш уза. Мисал өчен, юлда йөрү, җәяүле сукмагыннан чыгу, велосипедлар белән идарә итү кагыйдәләрен кабат исләренә төшерү һәр бала өчен үтемле булды. Шулай ук өлкәннәрдән башка су буена барырга, су коенырга ярамаганлыгы да кат-кат кисәтелде. Шәфкать туташы Гөлназ Фасхетдинова сәламәтлек кичәсендә замана чирләреннән ерак торырга өндәде. 
-Һәр иртә зарядкадан башлана. Тәмле ашаталар, дусларыбыз белән бергә булгач, көн узганы да сизелми, – ди 9 класс укучысы Гөлназ Гатауллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International