Раинага бергәләп ярдәм итик!

2018 елның 5 июле, пәнҗешәмбе

Райондашыбыз 7 яшьлек нәни Раина Имаметдинова да бездән зур ярдәм көтә. Аңа “последствие антенатальной патологии головного мозга с формированием атрофических изменений в форме гипертензионно-гидроцефального синдрома, отставания в развитии высших корковых функций, синдрома астазии-абазии” дигән диагноз куелган. Хәзерге вакытта баланың гомуми физик үсеше, сөйләм үсеше тоткарлана, ул зур авырлык белән хәрәкәтләнә, аралаша алмый, кайбер очракта эндәшкәнне дә аңламый. Раина үсәргә һәм бик бәхетле булып яшәргә тели. Ул тыныч, якыннарын таный, үзенең исемен дә белә, уенчыкларын ярата. Имаметдиновлар гаиләсе тыйнак шартларда гомер кичерә. Әтисе Раил гади шофер, газиз баласына булышу, гаиләне матди яктан тәэмин итү өчен өстәмә дә эшләргә мәҗбүр. Әнисе Альбина һәрвакыт кызы янәшәсендә. Гаиләдә төпчек кызлары да үсеп килә. 
Нәни Раинаны аякка бастыру өчен Кытайның Пекин шәһәрендәге Канчжи реабилитацион үзәгендә дәвалану үтү мөһим. Моның өчен якынча 700000 сум акча кирәк. Кызганыч, гаиләнең мондый акчалары юк. Әти-әни 7 ел буе баланың сәламәтлеге өчен көрәшә. Тиз арада дәвалану үтмәсә бала гомерлек авыру калырга мөмкин. Хөрмәтле райондашлар! Раинага сезнең һәм безнең ярдәм кирәк! Изге эш беркайчан да эзсез калмый, бергәләп балага ярдәм итик! Һәр әти-әнигә бала сөенече насыйп булсын! Раинага ярдәм итәргә теләүчеләр өчен банк реквизитлары: 
ПАО “ АК БАРС” банк г. Казань 
БИК 049205805 
К/сч 30101810000000000805 в Отделение НБ РТ г.Казань 
ИНН 1653001805 
КПП 165601001 
Расч. Счет 30232810600192250001 
Наименование ПАО “АК БАРС” БАНК 
Получатель денежных средств Имамутдинова Альбина Талгатовна 
Номер карты 5209351230247038 Без налог (НДС) 
Для зачисления денежных средств на картсчет 340817810600197783726 
ПАО Сбербанк 
Банк получателя Доп офис №8610/0631 ПАО Сбербанк 
Кор/счет банка 30101810600000000603 
БИК банка 049205603 
Счет получателя 40817810162002588240 
ФИО получателя Имаметдинов Раиль Равилович 
Номер карты 4817760009418280 
Реквизиты банка для валютных переводов: 
SWIFT-code SABRRUMMNAI 
Наименование банка Доп офис №8610/0631 ПАО Сбербанк 
Местонахождение банк пгт.Апастово, ул. Октябрьская,48 
Счет получателя 40817810162002588240 
ФИО получателя Имаметдинов Раиль Равилович

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International