Апаслылар “Үлемсез полк“ акциясенә кушылды

2018 елның 10 мае, пәнҗешәмбе

Бөек Җиңү көнендә район үзәгеннән “Үлемсез полк“ үтте. Бу акциягә 2200 кеше кушылды.

Мәктәп укучылары, бакча балалары, хезмәт коллективлары, өлкәннәр, гомумән, теләгән һәркем кулларына яу кырында батырлык кылган каһарманнарның фотосурәтләрен, чәчәкләр, шарлар тотып чыкты. Иртәдән үк “Алтын алка“ боз сарае янына халык күп җыелды. “Үлемсез полк“ Апасның үзәк урамнары аша Батырлар Мемориал комплексына килде. 
Акциядә район башлыгы Рәшид Заһидуллин да катнашты. Ул ккулына яу кырында батырлык кылган әтисенең фотосурәтен тоткан иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International