Бөек Җиңүнең 73 еллыгы Апаста зурлап билгеләп үтелде

2018 елның 10 мае, пәнҗешәмбе

Олысы-кечесе, хезмәт коллективлары, мәктәп укучылары, бакча балалары әлеге чарага җыелды. Барлыгы 4300 кеше катнашты. Батырлар Мемориал комплексы янындагы мәйданда саф-саф тезелгән хәрби киемле райондашларыбыз урын алган иде. Алар арасында интернациональ бурычларын кайнар нокталарда үтәгән егетләр, хәрби бурычын бер җирдә үтәп, хәзер җәмгыятьләрен оештырган райондашлар, яшь форпостчылар, тәртип сакчылары бар иде. 
Батырлар истәлегенә веноклар салынгач, әдәби-музыкаль чара башланып китте. Тантанада район башлыгы Рәшид Заһидуллин, хәрби комиссар Илшат Паймурзин, Республика кунагы – “Ак Барс“ банк идарәсе җитәкчесе Зөфәр Гәрәев, Советлар Союзы Герое, данлы якташыбыз Рем Абзаловның улы Руслан һәм башка кунаклар чыгыш ясадылар. Руслан Абзалов әтисенең кабереннән бер уч туфрак алып кайтып, Апас туган якны өйрәнү музеена тапшырды. Тиздән ул Батырлар Мемориал комплексында урнашкан Рем Абзалов бюстында урын алачак. 
Район башлыгы Рәшид Заһидуллин һәм “Ак Барс“ банк идарәсе җитәкчесе Зөфәр Гәрәев Апаста яшәүче сугыш ветераны Хатыйп Салаватуллинга Татарстан Республикасы Президентының “Фидакарь хезмәте өчен“ медален тапшырды. Ветеран Фәрит Юнысов Апасның Мактаулы кешесе исеменә лаек булды. Аңа шулай ук медаль, таныклык һәм Мактау грамотасы тапшырылды. 
Бәйрәм патриотик рухтагы җырлар һәм биюләр белән үрелеп барды. Зәңгәр күккә шарлар, тынычлык билгесе булган күгәрченнәр очырылды, залп атылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International