Апас районында махсус комиссия эшләде

2018 елның 16 апреле, дүшәмбе

12 апрельдә Апас районы хуҗалыклары, “Зөя” агрофирмасы берләшмәләрендә Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре катнашында махсус комиссия эшләде

Казан вәкилләре белән бергә үткәрелгән бу комиссия урыннарда быелгы язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләре буенча максатчан тикшерү үткәрде. Министрлык раслаган программа буенча барлыгы 13 номинация буенча машина-тракторлар паркы, техника куркынычсызлыгы,  ындыр табаклары, техника, чәчүлек орлык әзерләү күрсәткечләре һәм башка параметрлар тикшерелде. Комиссия быелгы язгы кыр эшләренә районның тулаем әзерлеген уңай бәяләде, ачыкланган кимчелекләрне төзәтү буенча бурычлар билгеләде. Баллар буенча беренче урынга “АгроАктив” хуҗалыгы чыкты. “Зөя” агрофирмасы  икенче урында. Казан вәкиле Илдар Әфләтунов районның быелгы язгы кыр эшләренә тулаем әзерлеген билгелп үтте.

Быелгы яз шактый үзенчәлекле. Табигать шартлары тагын да үзгәреп китмәсә, 20-25 апрельдә язгы кыр эшләре башланырга охшаган. Дым каплау, җир әзерләү өчен тагылма агрегатлар бүген кырга чыгарга әзер. “Зөя” агрофирмасы быел да уҗымнарны һавадан тукландыруга өстенлек бирәчәк. Дәвеш янында махсус кыр аэродромыннан очып, ул быел кимендә 6000 гектар уҗымнарны һавадан ашлаячак дип фаразлана. Район умартачылары моңа алдан ук әзерләнсен иде. Бер үк вакытта кырларда җепшек туфракта да махсус техника эшләячәк. Районга моңа кирәкле ашлама кайтару дәвам итә. Быел бер гектар чәчү җирләренә тәэсир итүче матдәгә күчерсәк, иң киме 55-60 килограмм (в. д.в) минераль ашламалар кертү бурычы куела. Бу узган елгы күрсәткечтән сизелерлек артык булачак.

Ришат Җамалиев.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International