Апасның нәни йолдызчыклары “Йолдызлык”та җиңү яулады

2018 елның 16 апреле, дүшәмбе

Апас мәктәбе укучылары Гүзәл Гыйниятуллина һәм Мәликә Гыйбадуллина (җитәкчеләре Гөлназ Гыйниятуллина) “Йолдызлык-Созвездие” фестиваль-бәйгесендә алып баручылар буларак чыгыш ясадылар

Аларның чыгышларын иң элек райондашлар бик яратып карадылар. Аннан “Йолдызлык”ның зонакүләм бәйгесендә жюри тарафыннан югары бәяләнеп, кызлар Казан сәхнәсенә чакыру алдылар. Кечкенә генә, мөлаем, кыю, сәхнәнең тәмен белгән бу кызлар башкалада да югалып калмады. Алар берничә этапны үтеп, бәйгенең “Уникс”та узган гала-концертында катнашу бәхетенә иреште. Кечкенә сүз осталары махсус бүләккә лаек булды. Аларны чын күңелдән котлыйбыз, тагын да зуррак җиңүләрен теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International