Апаста “Тарихи хәтер” акциясенә старт бирелде

2018 елның 11 апреле, чәршәмбе

“Бердәм Россия” сәяси партиясе башлангычы белән кабул ителгән “Тарихи хәтер" партия проекты кысаларында 19 апрельдә район мәдәният йорты фойесында “Сугыш чоры хатлары”на багышланган күргәзмә эшлиячәк һәм сугыш ветераннары, сугыш чоры балалары, мәктәп укучылары, яшь армиячеләр, яшь гвардиячеләр катнашында зур хәтер чарасы узачак.
Бу чараны оештыру буенча район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина җитәкчелегендә музей, мәгариф, мәдәният бүлекләре, китапханә, “Бердәм Россия” сәяси партиясе, ветераннар Советы вәкилләре катнашында махсус төркем эшли. Бүген бу төркем чираттагы киңәшмәгә җыелды. Биредә чараны уздыруда һәркемгә бурыч йөкләнде. 
“Туган якны” өйрәнү музее хезмәткәрләре тарафыннан райондашларыбызның сугыш чорында язылган 100ләп хаты тупланган. Ул хатларның берничәсе махсус баннерга урнаштырылып, күргәзмәдә урын алачак. Биредә шулай ук башка районнарның баннерлары да тәкъдим ителәчәк. Барлыгы 50ләп баннер катнаша. 
– Кәгазь мәңгелек түгел. Окопларда язылган хатларның төсе уңа, кәгазь битләре ертыла, солдат хатларын кадерләп саклаучылар үзләре дә мәңгелеккә китә. Безнең өчен бу хатлар бик кыйммәтле. Аларны без барладык, тупладык, архивларга тапшырдык. Ул хатларның берничәсен күргәзмәдә тәкъдим итәчәкбез. Ике көн дәвамында һәркем ул хатлар белән якыннан танышып, мөһим хәтер чарасында катнаша ала, – ди чараны оештыруда катнашучы, музей җитәкчесе Рәмис Ногманов. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International