Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Шамил Гаффаров җитәкчелегендә төзелгән махсус комиссия Әнәледә һәм район үзәгендәге азык-төлек сакланышы, аш-су әзерләү шартларын тикшереп чыкты

2018 елның 13 феврале, сишәмбе

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Шамил Гаффаров җитәкчелегендә төзелгән махсус комиссия Әнәледә һәм район үзәгендәге сәүдә нокталары, балалар бакчалары, мәктәп ашханәләре, җәмәгать туклануы предприятиеләрендә булып, биредә эшләүчеләр белән очрашты. Азык-төлек сакланышы, аш-су әзерләү шартлары, товарларның куллану –яраклылык вакытларына, шулай ук кибетләрдә ЕГАИС системасы куланышына җитди игътибар бирелде. “Татарстанныкын сатып ал” акциясе, кулланучылар хокукларын яклау буенча да аерым сөйләштеләр. Апаста һәм һәр авылда комиссия азык-төлек кибете тотучы эшмәкәрләр, сатучылар һәм кафе-ресторан, ашханә хезмәткәрләре  арасында киң аңлату-кисәтү эшләре үткәрүне дәвам итәчәк.

 

 

 

                                                                 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International