Раштуа бәйрәме уңаеннан "Алтын алка" Боз сараенда район башлыгы Кубогына ярышлар узды. Беренче урында "Свияга" командасы, икенче урында "Т-34", өченче урында "Титан" командасы.
Җиңүчеләрне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев тәбрикләде, Мактау грамоталары һәм медальләр тапшырды.