Апаста яшәүче Тәлгать абый Хантимиров техника серләрен яхшы белә

2017 елның 1 декабре, җомга

Транспорт йөртү хокукы алган көннән башлап, ул руль артында. Алай гына да түгел, бүген олысына-кечесенә машина иярләү серләрен өйрәтә. 
Тәлгать абый Болынбалыкчы авылында туып-үскән. Хезмәт юлын да тракторчы буларак “Ракета“ колхозында башлап җибәрә. Яшел Үзәндә укып, кулына машина йөртү таныклыгы алган егет, хәрби хезмәткә юл ала. Армиядә һәм солдаттан соңгы елларда да Тәлгать абый техникадан аерылмый. 1983 елда ул Апаска “ПМК-972“ оешмасына килеп урнаша. Биредә ул “КамАЗ“ машинасында бөрөзлексез 26 ел хезмәт итә. 
Хезмәт иткән оешмасы ябылу сәбәпле, Тәлгать абый моннан 8 ел элек районның уку-укыту комбинатына эшкә килә. Сабырлык, түземлек белән машина йөртү серләрен төшендерә. Правага укучылар арасында яшьләр дә, урта буын да, өлкәннәр дә бар. Тәлгать абый машинасында күнекмә узуны күбрәк кызлар сайлый икән. Чөнки ул беркайчан тавыш күтәрми, булачак шоферларның күңелен төшерми, җайлы гына аңлата. 
Тәлгать абый гаиләсендә дә үрнәк әти, дәү әти һәм тормыш иптәше. Рәмзия апа белән алар 36 ел парлы гомер кичерәләр. Уллары, киленнәре, оныклары өчен бик якын, кадерле һәм бердәнбер алар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International