Районда 197 кешегә социаль хезмәт күрсәтелә

2017 елның 22 ноябре, чәршәмбе

Бүген районның барлык социаль хезмәткәрләре чираттагы киңәшмәгә җыелды. Биредә киләсе айга эш планнары каралды һәм кайбер проблемалар, үзгәрешләр хакында сүз алып барылды. Киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина катнашты. Ул тиздән районда Ватан Геройлары көне һәм инвалидлар декадасы узачагы турында хәбәр итеп, аңа әзерлек эшләре алып бару хакында сүз алып барды.

-         Эшегез җиңелләрдән түгел, зур түземлек, җаваплылык сорый. Арагызда озак еллар эшләүчеләрегез  дә бар. Эшегезне яратсагыз, эш барышында туган киртәләрне үтеп чыгарсыз дип уйлыйм, - диде ул үзенең чыгышында.

Биредә шулай ук Әлмәндәр авылы җирлегенә социаль хезмәт күрсәтүче Миләүшә Салахова,  Каратун авылы җирлегенә караган авылларда хезмәт күрсәтүче Рушания Латыпова һәм Миләүшә Гараева хисап тоттылар, үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.  

Район халыкка хезмәт күрсәтү үзәгендә эшләүче 34 социаль хезмәткәр барлыгы 39 торак пунктта яшәүче 197 кешегә социаль хезмәт күрсәтә. Үзәкнең директоры Гөлнара Загидуллина сүзләренә караганда, Үзәкнең эше бүгенге көндә яхшы билгесенә лаек.  Хезмәткәрләр үз эшләренә җаваплы карыйлар. Алар, иң беренче чиратта, билгеле бер вакытта хезмәт күрсәтелүче кеше янына баралар, кан басымнарын, тән температураларын үлчиләр, азык-төлеген, даруларын алып киләләр, җыештыру, утын вату кебек эшләр башкаралар, кирәк вакытта хастаханәгә алып баралар. Үзәкнең йортларда социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Светлана Салаватуллина хезмәткәрләргә шәхси социаль хезмәт күрсәтү программасының бетүе кебек кайбер мөһим үзгәрешләр хакында хәбәр итте. Социаль хезмәткәр хезмәт күрсәтелүче әби-бабайларның йорт-җирләрен даими күзәтеп торырга тиеш.  Бигрәк тә аның тарафыннан янгын куркынычсызлыгына зур игътибар бирү сорала. Киңәшмәдә катнашкан район дәүләт янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Илдар Вәлиев куркынычсызлык кагыйдәләрен, янгын килеп чыгу сәбәпләрен аңлатты һәм өлкәннәргә дә җиткерүне сорады.

Социаль хезмәткәрләр ай саен үзәккә җыелып, мөһим мәсьәләләр хакында бергәләшеп фикер алышачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International