Район тарихын Алсудан да яхшырак белүче бармы?

2017 елның 21 ноябре, сишәмбе

Район башкарма комитетында урнашкан район архивында бүген барлыгы 24 мең саклау берәмлеге исәпләнә. Гадиләштереп әйтсәк, саклау берәмлеге ул папкаларга төпләнгән шәхси эшләр, башка документлар. Архив киштәләрендә даими  сакланырга тиешле 21 мең саклау берәмлеге тупланган. Бу папкаларда фотолар, төрле сводкалар, газеталарны да очратып була. Район архивындагы иң борынгы документ 1930 елларга карый. Төрле сәбәпләр аркасында яшәүдән туктаган, банкрот дип танылган район-оешмалар, хуҗалыкларның барлык документлар җыелмасы, биредә эшләгән һәркемнең хезмәт юлы, хезмәт хаклары турындагы мәгълүматлар да бирегә китерелә. Законнар нигезендә 2003 елга кадәрге бу категория документлар 75, 2003 елдан соң архивка тапшырылган документлар район архивында кимендә 50 ел сакланырга тиеш дип билгеләнгән.

Район архивы җитәкчесе Алсу Идиятова аларның һәммәсе хакында сәгатьләр буе сөйләргә әзер. Пенсиягә чыгучылар, үз тарихын, гаилә шәҗәрәсен барлаучыларга да теләп ярдәм итә ул.

-Быел Дәүләт программасы буенча безнең район архивы өчен аерым зур бүлмәдә реконструкия ясалды. Документларны саклау шартлары һәм мөмкинлекләр яхшырды. Төзүчеләр, киштә-стеллажларны монтажлау, документларны күчерүдә булышкан район башкарма комитеты техник хезмәткәрләре, шоферларга зур рәхмәтемне җиткерегез әле,-диде ул бер очрашуымда. Район тарихын барлап, саклап торучы Алсу Идиятованың бу теләген бик рәхәтләнеп үтибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International