Буа шәһәрендә үткән милли көрәш ярышларында Татарстан һәм Чувашстаннан барлыгы 4 команда катнашты. Апаслылар бу юлы да җиңүчеләр пьедсталына менде, медальләр һәм истәлекле бүләкләр алды.
-Апас мәктәбе укучылары абыйлы -энеле Алмир (60 кг.) белән Илмир Сабировлар (32 кг.) үз авырлыкларында икесе дә беренче урыннар яуладылар. Апас егете Азат Шаһиәхмәтов шулай ук 32 килограммлы авырлык категориясендә икенче урынга чыкты. Чүрибураш мәктәбе укучысы, бик өметле яшь көрәшче Раян Нургалиев 40 килограммлы үлчәмдә беренче, аграр көллият студенты Расил Мәгдиев 46 килограммлы авырлыкта икенче урынга чыкты. Без алар белән горурланабыз,-ди Апас командасы тренеры Ринат Гыйламов.