Апаста бала хокуклары игътибар үзәгендә

2017 елның 20 ноябре, дүшәмбе

Бүген илебездә балаларны, аларның хокукларын яклау, хокукый ярдәм күрсәтү көне буларак билгеләп үтелә. Бу уңайдан Морзалар мәктәбендә белем алучы укучылар катнашында мөһим чара үтте. Алар бала хокукларын яктырткан үзләренең рәсемнәрен тәкъдим иттеләр, шигырьләр, җырлар башкардылар. Биредә катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина балалар хокукларын ассызыклап, рәсемнәрнең эчтәлегенә төшенеп, балалар белән фикер алышты, үзенең киңәшләрен җиткерде. 
- Сез, балалар, безнең һәрчак игътибарыбыз үзәгендә. Сезне укыткан укытучылар да сезнең өчен җаваплы. Әти-әниегез исә сезне гомере буе йөрәкләрендә йөртәләр. Шуңа аларга авырлык китермичә яшик, тырышып укыйк, дус, тату булыйк – диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International